Азнакай укучылары шәһәр суды эшчәнлеге белән таныштылар
Азнакай шәһәр судында хокук бозуларга каршы профилактик чараларга җитди игътибар бирелә, бигрәк тә укучылар, яшьләр белән эшләүгә. Әле шушы араларда гына шәһәрнең 5нче мәктәбе укучылары белән очраштылар.
Биредә кабинетларда булып, суд эшчәнлеге белән таныштылар. Кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге тудырылган "Ачык гадел хөкем" системасы, бай музей да аларда зур кызыксыну уятты....