Азнакай укучылары сайлау хокукы нигезләрен өйрәнәләр
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Яшь сайлаучы атналыгы уза. Әлеге уңайдан сайлау хокукы нигезләре буенча класс сәгатьләре уздыру, «Яшь сайлаучыга» дигән стенд ясау, «Сайлау участогында үзеңне ничек тотарга?» дигән буклет чыгару һәм анны унберенче сыйныфларга тапшыру, шулай ук район викторинасында катнашу, рәсем бәйгеләре оештыру каралган.