Азнакай укучылары республика бәйгесенә һөнәрләр турында иншалар яза
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" исемле иншалар бәйгесе игълан итте.
Эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырылган конкурсның беренче (сайлап алу) этабын районда Азнакай мәшгульлек үзәге уздыра.
Гаризалар һәм иншалар 13 октябрьгә кадәр Азнакай мәшгульлек үзәгендә (Солтангалиев урамы, 33 нче йорт) кабул ителә....