Азнакай укучылары районыбыз туризмы белән таныштылар
Туган якны өйрәнү музеенда Халыкара туризм көненә багышланган чара узды. Музей белгечләре укучыларга әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, туризм турында сөйләделәр, слайд-шоу викторина уздырдылар. «АзФлай» парапланеристлар клубы җитәкчесе Данис Мусин районыбызның туристлык маршрутлары белән таныштырды һәм «Патриот» клубы турында фильм тәкъдим итте. Укучылар музей экспонатларын да кызыксынып карадылар.