Азнакай укучылары нефть белән бәйле һөнәрләрнең серенә төшенде
Хезмәт базарында аеруча мохтаҗлык булган эшче һөнәрләр турында яшьләргә күбрәк мәгълүмат җиткерү максатында мәшгульлек үзәге "Азнакайнефть" идарәсе белән берлектә практик чаралар үткәрде.
"Татнефть"нең кадрлар әзерләү мини-полигонындагы махсус җиһазландырылган уку классларында өлкән сыйныф укучылары нефть һәм газ чыгару, ПРС операторы, газны анализлаучы, стропальщик, электромонтер, башка төр белгечлекләр башкарган эшләр белән таныштылар.