Азнакай укучылары наркотикларга каршы республика профильле сменасында булды
28-30 мартта «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы республика профильле сменасы һәм «Татарстан варислары берлеге» иҗтимагый оешмасы советының утырышы узды. Анда безнең районнан да 6 укучы катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проекта Азнакай муниципаль районы укучылары актив катнаша һәм әлеге темага багышланган акцияләр үткәрелеп тора.