Азнакай укучылары Бөтенроссия фәнни конференциясендә дипломант булдылар
Казанда узган Н.Лобачевский исемендәге беренче Бөтенроссия фәнни конференциядә Азнакайның ун унберенче сыйныф укучысы катнашу бәхетенә иреште. Аларның һәрберсе үз секцияләрендә тикшеренү эшләрен яклады. Нәтиҗәдә 7 нче мәктәптән Рәйлә Тинбакова, 5 нче мәктәптән Диана Хәсәнова, 8 нче мәктәптән Илүзә Һадиева өченче дәрәҗә дипломант булдылар.