Азнакай терлекчеләре узган елга йомгак ясый
Кыш - авыл хуҗалыгында җаваплы чор. Продукциянең күләме малларны ничек ашатуга, нинди шартларда тотуга бәйле. Бүген Ирекледә узучы семинар-киңәшмәдә нәкъ шушы мәсьәләләр күтәрелә. Мондый семинарлар хуҗалыкларда терлекләрне кышлатуга күчкәннән башлап оештырыла.