Азнакай терлекчеләре көн саен сөтне арттыра баралар
Җәй - мул сөт чоры. Бүген азнакайлылар көнгә 121 тонна сөт савалар. Бу узган елгыдан 7 тоннага күбрәк. Бер сөтлебикәгә савылган сөт 15,2 кг. туры килә. Терлекчеләр сөт савып алуны тагын да арттыру бурычын куялар.