Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Самовар бәйрәме узды
Төбәкне өйрәнү музее экспонатларга бай. Биредә мәктәп укучылары еш була. Музей хезмәткәрләре аларга тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнергә ярдәм итә. Шушы көннәрдә Азнакай 1 нче урта мәктәбенең беренче сыйныфлары өчен Самовар бәйрәме оештырылды. Балалар самоварның килеп чыгышы, чәй турында бик күп кызыклы мәгълумат алдылар. Ә соңыннан тәмле коймаклар, конфетлар һәм җиләк-җимеш кайнатмалары...