Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда фән эшлекләре очрашты
Төбәкне өйрәнү музеенда районыбызның фән эшлекләре белән очрашу узды. Техник фәннәр кандидатлары Наҗәт Нәгыймов, Расих Фәйзуллин, юридик фәннәр кандидаты Йосып Сәхапов, культурология фәне кандидаты Гөлсем Кәрамова, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мирфаяз Солтанов шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбе укучыларын үз хезмәтләре белән таныштырдылар, ачышлар өчен тирәнтен белем алырга кирәклеге хакында әйттеләр....