Азнакай спортчылары җиңү артлы җиңү яулый
Инде хәбәр итүебезчә, ветеран спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов Йошкар-Олада Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган полиотлон буенча Россия беренчелегендә катнашты. 76 яшьлек якташыбыз аннан өченче урынны яулап кайтты. Көньяк Кореяда узган җәйге Универсиадада команда зачетында җиңеп, Актүбә кызы Светлана Крашенниникова алтын медальгә лаек булды.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан