Азнакай сәнгать мәктәбендә Дамир Хафизовның иҗат күргәзмәсе оештырылды
Азнакай сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы Дамир Хафизовның иҗат күргәзмәсе оештырылды. Ул үзе шушы мәктәптә белем бирә. Коллегалары, укучылары, ата-аналар кызыксынып рәссамның тормыш юлы, картиналары, аларның язылу тарихы белән таныштылар. "Хәй, егетләр" фольклор, "Милениум" скрипкачылар ансамбльләре, "Биш плюс" оркестры чыгышлары, Әмин Шакировның баянда, Элиза Низамованың синтезаторда, Әдилә Зиятдинованың скрипкада...