Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Гран-при отты
Әлмәт шәһәрендә узган "Фортепиано ансамбльләре" номинациясе буенча Ф.Яруллин исемендәге республика конкурсында Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәрләреннән йөздән артык яшь музыкант катнашты. Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Диана Рәфыйкова һәм Алина Сабирова (укытучылары М.Муллина) Гран-при яулады. Алсу Гарифуллина (В.Гыйләҗева), Рамина Сабирова (М.Муллина) I дәрәҗә, Ксения Остапенко (С.Сергеева), Камилла Вәлиева (В.Гыйләҗева) II дәрәҗә лауреат...