Азнакай сәнгать мәктәбе җиңү артлы җиңү яулый
Тальян, курай, кубыз моңнары... Казанда узган «MIRA-BELLA» беренче халыкара фестиваль-конкурсында әнә шундый борынгы этник уен коралларында уйнап, балалар һәм яшүсмерләр тамашачыны таң калдырды. Азнакай сәнгать мәктәбенең Альбина Махиянова җитәкчелегендәге "Һәй, егетләр" фольклор ансамбле һәм гармунчылар дуэты чыгышына да жюри яхшы бәя бирде. Алар рус һәм татар көйләрен югары осталыкта башкарып,...