Азнакай сәнгать мәктәбе бию коллективлары яңа проектта катнаша
"Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе республиканың иң яхшы бию коллективлары катнашында яңа проект әзерли башлады. 21 февральдә Азнакай сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге "Балачак" Һәм Лилия Закирова җитәкчелегендәге "Лилия" бию коллективлары "ТНВ" каналында ярты сәгатьлек программа яздырдылар. "Балачак" - "Шаяру" һәм "Кошларым" биюләрен тәкъдим итте. Ансамбль солистлары Анжелика Богданюк белән...