Азнакай шәһәренең 90 яшьлек бизнесменын район җитәкчелеге котлады
Азнакай шәһәрендә яшәүче тыл ветераны, ветеран-нефтьче, бүгенге көндә эшмәкәр Мөлеков Рэм Гали улы үзенең 90 яшен билгеләп үтте.
Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсеннән килгән вәкилләр, туганнары, якыннары, чордашлары котлады.