Азнакай шәһәрендә социаль хезмәткәрләр инвалид бала тәрбияләүче әниләрне хөрмәтләде
Азнакай "Өмет" үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге коллективы инвалид балалар тәрбияләүче әниләргә бәйрәм ясады.
Дамира Усманова, Илгизә Җиһаншина һәм Миннира Дәүләтбаеваны Әниләр көне белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.
Аларга багышлап матур җырларын бүләк иттеләр. Иңнәренә язмыш салган авырлыкларга карамастан, балаларына наз һәм күңел җылысын биреп яшәүче әниләр аларга бик...