Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә масса-күләм шугалаклар ясау планлаштырыла
Вакыт дигәнең барыбер үзенекен итә: ел фасыллары бер-берен алыштыра тора. Көзнең дә соңгы ае тәмамлануга бара. Ә инде ишек шакыган декабрь - ул нигездә Яңа елга әзерләнү ае. Районда бу мәшәкатьләргә керешелә дә башлады. Быел төп чыршылар саны артып, алар 7гә үк җитәчәк. Боздан төрле сыннар ясауга иҗат мөмкинлекләре киң,...