Азнакай шәһәрендә "Тамчыкай" балалар бакчасы ачылды
Бүген шәһәребезнең яңа микрорайонында 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасы ачылды. Ул 140 урынга исәпләнгән, барлык заманча шартларга туры китерелгән. Якында гына 350 урынлык, йөзү бассейны, спорт залы булган мәктәп төзелә. Балалар бакчасын ачу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов катнашты.