Азнакай шәһәр суды эшчәнлеген тагын да яхшыртуга, халыкка ачыграк булуга йөз тоткан социологик сораштыру үткәрә
Ул 28 мартка кадәр барачак. Райондашларыбызга, суд утырышларында катнашучыларга анкета тутырырга тәкъдим ителә. Аларда белдерелгән фикерләр, сорауларга җаваплар чаралар планы эшләгәндә исәпкә алыначак