Азнакай шагыйрәсе Галия Сәетшинаның яңа китабы чыкты
Азнакайның илһамлы як булуы турында бер-бер артлы дөнья күргән күпсанлы китаплар да сөйли. Күңел түреннән ургып аккан хисләрен шигырьләренә салучы Галия Сәетшинаның шушы көннәрдә «Туган ягым - илһам чыганагы» дигән җыентыгы укучыларга барып иреште. Бу авторның җиденче китабы.