Азнакай сандугачы сынатмаган
"Сөн сандугачы" төбәкара татар җырын башкаручылар конкурсында якташыбыз Булат Закиров икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ул Сарлы авылында туган, хәзер музыка көллиятенең икенче курсында укый. Заманында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Юлдаш" ансамблендә җырлап йөргән.