Азнакай сабыйларына Кыш бабай бүләкләре әзерлиләр
Ел саен Яңа ел бүләкләренә муниципаль бюджеттан акча бүлеп бирелә. Быел район башлыгы бүләкләрен яңа туган сабыйлардан алып барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныфларда укучылар, коррекцион мәктәп укучылары, инвалид һәм ятим, шулай ук укуда, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән сәләтле балалар алачак.