Азнакай рәссамы Дамир Хафизов «Арт-Сабантуй 2014» бәйгесендә катнаша
20 февральдән 22 мартка кадәр Әлмәт шәһәрендә «Арт-Сабантуй 2014» рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесе уза.
Анималистик һәм көнкүреш жанрларында башкарылган рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесендә якташыбыз - Азнакай рәссамы Дамир Хафизов та катнаша. Ул Лениногорск педагогия көллиятенең сәнгать-графика бүлеген, ТДГПУның география факультетын тәмамлаган. Татарстан Республикасы рәссамнар Союзы әгъзасы булып тора; шәһәр, төбәк,...