"Азнакай- РемСервис" җәмгыяте коллективы "Капитальщик көне" уздырды
Җирлегебездә кече Сабантуйлар дәвам итә. Шимбә көнне "Азнакай-РемСервис" җәмгыяте коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Капитальщик көне" уздырды. Капремонтчыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, төбәгебезнең социаль үсешенә нефтьчеләр керткән өлешне уңай бәяләде, фидакарь хезмәтләре өчен эшче-хезмәткәрләргә зур рәхмәтен белдерде. Җыр-биюләр, җылы котлау сүзләре белән үрелеп барган "Капитальщик көне" анда катнашучылар...