Азнакай районының кайбер авылларында сөтне түбән бәядән җыю фактлары ачыкланды
АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫ, СӨТ ҖЫЮЧЫ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮЧЕЛӘР КАТНАШЫНДА КИҢӘШМӘ БУЛДЫ. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Киңәшмәдә сүз хуҗалыклардан сөт җыйнау хакында барды. Кызганычка каршы, районыбызның кайбер авылларында сөтне түбән бәядән җыю фактлары бар. "Без авылда мөгезле эре терлек асраучыларга һәм үз җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтергә, якларга бурычлыбыз. Мал...