Азнакай районында терлекчелек – төп керем чыганагы
Терлекчелек көндәлек тере акча бирүче төп керем чыганагы. Азнакай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре моны аңлап, терлекчелек тармагын үстерүгә зур көч куялар. Мәсәлән, районның алдынгы хуҗалыкларының берсе "Марс"-та узган елгы тулаем керемнең 90 процентка якыны терлекчелектән алынган.