Азнакай районында техника әзерлегенә бәя биреләчәк
Татарстанда техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшерү буенча агросәнәгать оешмаларында конкурслар башланды. Комиссия районнарда машина-трактор паркларының әзерлеге, хезмәтне саклау, техниканың сыйфаты һәм башка таләпләрнең үтәлешен тикшерәләр, бәя бирәләр. Республика комиссиясе шимбә көнне Азнакай районы аграрийларында булачак. Язгы кыр эшләренә тулысынча әзерлекле Азнакай игенчеләре сынатмаслар дигән ышанычта калабыз.