Азнакай районында сабанчылар һәм печән чабучылар бәйгесе узды
Җомга көнне "Герой Кәримов Ф. ис." (элеккеге "Чалпы") хуҗалыгында сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге ике этапта, киеренке шартларда барды, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга,...