Азнакай районында мәктәпкәчә белем айлыгы игълан ителә
Районда мәктәпкәчә белем айлыгы игълан ителә. Ул балалар бакчаларының уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү, педагогларны, ата-аналарны бу өлкәдәге үзгәрешләр белән танышыруны максат итеп куя. Айлык кысаларында 26-28 апрельдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында "Дублер көне" узачак. Ә 5 майда 17.30 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә ата-аналар өчен "Ачыклык. Сыйфат. Үсеш" дигән...