Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үткәреләчәк
Азнакай диюгә аның җырларда җырланган, тарихларга уелган мәгърур Чатыр тавы күз алдына килеп баса. Әлеге табигать һәйкәленең даны торган саен ераккарак тарала бара. Менә биш ел рәттән биредә "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. Быел ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде.
4 июльдә Чатыр тау Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас,...