Азнакай районы Уразай авылының шәхси хуҗалыкларына дәүләт финанс ярдәм күрсәткән
Авыл җирлеген бүген күпчелекнең яшәү чыганагы булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларсыз күз алдына да китереп булмый.
Республика һәм район җитәкчелеге дә аларны үстерүне җитди мәсьәләләрнең берсе итеп куя.
Әйтик, Азнакай районы Уразай авыл җирлегендә савым сыерлары булган шәхси хуҗалыкларга гына да ел башыннан 278 мең сум күләмендә хөкүмәт ярдәме күрсәтелгән.