Азнакай районы Мәсгут авылында янгын чыккан
Узган җомгада Мәсгут авылы шәхси йорт ихатасында янгын чыгып, хуҗаның сарае һәм гаражына шактый зыян салган. Әлеге очрак коры, эссе, җилле һава торышы шартларында тагын да игътибарлырак булырга, янгын кагыйдәләрен сакларга кирәклеген искәртә.