Азнакай районы мәктәп директорлары изге Болгарга сәяхәт кылды
Азнакай муниципаль районы башлыгы инициативасы буенча "Фривей" җәмгыяте ярдәме белән мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре изге Болгар җиренә сәяхәт кылып кайттылар. Биредә алар урта гасырлардагы кабатланмас архитектура үрнәкләре белән танышып, зур тәэсирләр алдылар.