Азнакай районы иген уңышы буенча республикада беренче
Азнакайлылар кайда да беренчеләр рәтендә.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 18 июльгә алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, Азнакай районы иген уңышы буенча беренче урында: гектарыннан уртача 30 центнер чыга.
Районыбыз хуҗалыклары быелгы уңышның беренче олауларын элеваторга озата башлады.
Иртәгә 9.00 сәгатьтә шәһәребезнең Татарстан мәйданында "Алтын олау" бәйрәме була.