Азнакай районы биләмәсендә “Снегоход-2014” кисәтү операциясе уза
Быелның 3 февраленнән алып 28 енә кадәр Азнакай муниципаль район биләмәсендә "Снегоход-2014" кисәтү операциясе уза.
Аның барышында төп игътибар машина-агрегатларның теркәлү күрсәткечләренә, теркәлү кагыйдәләренең үтәлешенә, техник карауның вакытында уздырылуына, йөртүчесенең тиешле категорияле тракторист-машинист таныклыгы булуына бирелә.
Кар чаналары исәпкә куелмаган, техник карау узмаган йөртүчеләр операция барышында техникаларын һәм тиешле документларын...