Азнакай районы авылында янгын чыккан
Дүшәмбе көнне төнлә Микулино авылындагы шәхси йорт ихатасында янгын чыгып, шактый зыян сала. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Яз -янгын куркынычы зур булган чор. Нәкъ менә шушы вакытта кешеләр ихата, йорт-җирләрен чистартып, чүп-чарны яндыралар. Азнакай районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тиешле кагыйдәләрне катгый сакларга киңәш итәләр. Янгын кагыйдәләрен тупас рәвештә бозучылар...