Азнакай район үзәк сырхауханәсе ветераннарын кайгырта
Район үзәк сырхауханәсендә биредә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә игътибар, ихтирам зурдан. Коллективта 3 Бөек Ватан сугышы ветеранын, 52 тыл фидакарьләрен, 5 сугышчының тол хатыннарын, 264 сугыш чоры балаларын һәрдаим барлап, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар. Үз аякларында йөри алмаган 32 ветеранның өйләренә баралар. Быел, Җиңүнең 70 еллык юбилей елында, алар белән...