Азнакай район башлыгы халыкны кабул итә
19 июльдә 13.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) партиянең җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.