Азнакай педагог-психологлары өчен тренинг уздырдылар
Соңгы елларда балигъ булмаганнар арасында үз-үзләренә кул салу очраклары ешайды.Тормыш проблемалары белән япа-ялгыз калганда, аларны әти-әнисе, дуслары белән уртаклаша алмаганда яшүсмерләргә психолог ярдәмгә килә ала. Актүбә 2 нче урта мәктәбе базасында шушы көннәрдә «Росток» үзәге белгечләре район мәктәпләренең педагог-психологлары өчен тренинг уздырдылар.