Азнакай нефтьчеләренә яңа йорттан ачкычлар тапшырылды
Бүген Азнакайның көнчыгыш микрорайонында социаль ипотека программасы буенча нефть тармагында эшләүчеләргә атап төзелгән 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Беречеләрдән булып фатир ачкычларын "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләре алды.
Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Вәлиев катнаштылар.
Әлеге хакта тулырак...