Азнакай нефтьчеләре мини-футболда көч сынашты
Июньнең соңгы ике көнендә "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү комплексы стадионында "Татнефть" ААҖгә караган нефть һәм газ чыгару идарәләре, идарә итү компанияләре һәм ҖЧҖләре арасында, компаниядә уздырыла торган ХХVI спартакиада кысаларында, мини-футбол ярышлары булды. Шимбә көнне ике төркемнең 23, якшәмбедә өченче төркемнең 11 командасы катнашты.
Спартакиада һәр елдагыча, вакытында башланып китте....