Азнакай мәктәпләрендә укычыларны наркотиклар куллануга тикшерүгә каршы килүчеләр булмады
Барлык укычыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү турында закон декабрь башында көченә керде. Азнакайлыларның моңа карашы нинди?
Фәния Рамазанова, табиб-нарколог:
-Районыбызда укучыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү күптәннән бара. Минемчә, монда бер куркыныч та юк, чөнки закон укучыларны үз ирекләре белән һәм ата-аналар рөхсәте нигезендә генә тикшерүне рөхсәт...