Азнакай мәктәп яны лагерьлары күңелле ял итә
Татарстан мәйданында мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен чираттагы күңелле чара узды. «Гиннеслар рекорды» шоу-программасында «Иң озын», «Иң тәбәнәк», «Иң озын толым», «Иң шәп сызгыручы» кебек номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Аны үткәрүдә Балалар иҗат үзәге лидерлары актив катнашты. Һәркем биредә үз сәләтен ача алды.