Азнакай мәктәп укучылары җәйге ялларын ничек уздыра?
Җәйге каникулларның иң рәхәт, күңелле чоры. Берәүләр инде сәламәтләндерү лагерьларында булып, хәзер аны әти-әнисенә, әби-бабасына ярдәм итеп үткәрсә, икенчеләре ялга әле җыена гына, өченчеләре... Хәер, бу хакта Яшьләр үзәге һәм мәгариф идарәсе мәгълүматлары тәфсилләбрәк сөйләр.
Июнь һәм июль айларында җәйге сәламәтләндерү лагерьларында районыбызның 1667 баласы ял иткән. Үзебезнең җирле "Каенкай"...