Азнакай китапханәсендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очрашу
Бүген үзәк китапханәгә районның шигырь сөючеләре җыелды. Аларны биредә истәлекле очрашу көтә иде: "Иделем акчарлагы" бәйгесендә җиңү яулаган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова үзенең иҗаты белән таныштырды. Көчле рухлы булуы, иҗади осталыгы белән әсир иткән яшь талант иясе барсында да зур кызыксыну уятты.