Азнакай хәйриячеләре 107 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга ярдәм итте
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе беренче сыйныфка баручылар өчен 23 августта Балалар иҗаты үзәгендә башланып китте.
Әлеге чара муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлеге, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә барырга ярдәм...