Азнакай халык театры физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр игътибарына Аманулланың “Җонлы кеше” әсәрен тәкъдим итә
Ел саен декабрь башында, җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына юнәлтү максатыннан, инвалидлар декадасы уздырыла. Быел да ункөнлек барышында төрле чаралар планлаштырылган. 3 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә шәһәр-район Мәдәният йортында Азнакай халык театры физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр игътибарына Аманулланың "Җонлы кеше" әсәрен тәкъдим итә.