Азнакай кешесе үз фатирында притон оештырган
Актүбә бистәсендә яшәүче Васильев үзенең фатирында притон оештыра: анда наркотиклар кулланалар.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничә тапкыр Васильев яшәгән фатирга киләләр һәм наркотиклар кулланган кешеләргә тап булалар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларны табиб билгеләмәсеннән башка наркотиклар кулланган өчен административ җавапка тарталар. Моннан кала гаепләнүчегә притон тотуны туктату турында язмача кисәтү дә...